«Минем Ватаным – Россия»: патриотлык сәгате (6+)
4 ноябрь көнне Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бәйрәм РФнең яңа тарихында иң яшьләрдән санала. Аны 2005 елдан башлап билгеләп үтәләр, шулай да истәлекле вакыйганың тарихы XVII гасырдан, төгәлрәге Мәскәүне поляк басып алучыларыннан азат иткән көннән башлана. 17 нче санлы китапханәдә балалар өчен үткәрелгән патриотлык сәгате шул вакыйга багышланды. Чара кунаклары яңа бәйрәмнең төрле социаль төркемнәргә, милләтләргә һәм дингә караучы россиялеләрнең уртак тарихи язмышы һәм уртак киләчәге булган бердәм халык булуын искә төшерү максатыннан уздырылуы турында белде. Балалар дәүләт символлары әләм, герб, гимн турында сөйләште. |